news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулман елгасының бер ярыннан икенчесенә йөзеп чыгарга теләгән ир-ат батып үлгән

Ир-атны судан шаһитлар чыгарган, әмма соң булган.

Чулман елгасының бер ярыннан икенчесенә йөзеп чыгарга теләгән ир-ат батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында ир-ат дуслары белән утырганнан соң, Чулман елгасының бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгарга теләгән һәм батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 16.37 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Тукай районында «Салават күпере» ял базасы янында Чулман елгасында ир-ат батуы турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, 29 яшьлек ир-ат дуслары белән яр буенда ял иткән. Берникадәр вакыттан ул бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгарга булган, әмма хәле бетеп, батып үлгән.

Зыян күрүчене фаҗига шаһитлары аңсыз килеш ярга алып чыккан һәм беренче ярдәм күрсәткән, әмма нәтиҗә булмаган.

Сулык коену өчен җиһазланмаган булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100