news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда микроавтобус белән җиңел машина һәлакәтендә бер кеше үлгән

Һәлакәт бүген Техника урамында автозаправка янында булган.

Чаллыда микроавтобус белән җиңел машина һәлакәтендә бер кеше үлгән

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда микроавтобус белән җиңел машина һәлакәтендә бер кеше үлгән. Бу турыда фаҗига шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, бүген Чаллыда Техника урамында автозаправка янында җитди һәлакәт булган. «Хендэ» җиңел машинасы белән «Соболь» микроавтобусы бәрелешкән.

«Җиңел машина йөртүче урында ук үлгән. Башка зыян күрүчеләр турында хәбәр юк», — дип ачыклык кертте һәлакәт шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot