news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә күлдә ир-ат батып үлгән

Ир-ат һәлак булган урын коену өчен җайланмаган.

Яшел Үзәндә күлдә ир-ат батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 13.48 сәгатьтә шаһитлардан Яшел Үзәндә Гарин күлендә ир-ат батуы турында хәбәр килгән.

Чакыру буенча барган 2нче зона-коткару отряды водолазлары 33 яшьлек ир-ат мәетен алты метр тирәнлектә ярдан 15 метр ераклыкта табып алган. Мәетне ярга чыгарып,  хокук сакчыларына тапшыралар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир-ат һәлак булган урын коену өчен җайланмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100