news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат: Май аенда Татарстанда үлүчеләр саны 3 процентка диярлек арткан

Быелның беренче биш аенда республикада 20 961 кеше вафат булган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 2021 елның маенда Татарстанда 4 036 кеше якты дөнья белән хушлашкан – бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк. Шуларның 271е коронавирус инфекциясеннән үлгән – 49 очракта вирус идентификацияләнгән, калган очракларда ул бары тик үлемнең төп сәбәбе буларак фаразлана, дип хәбәр итә Росстат.

Быелның беренче биш аенда республикада 20 961 кеше вафат булган – бу 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 12,1 процентка артыграк. Россиядә исә май аенда барлыгы 162 283 кеше (шуларның 12 779ы – коронавирустан) якты дөнья белән хушлашкан.

Моннан тыш, Росстат мәгълүматлары буенча, әлеге айда Татарстанда туучылар саны 1,7 процентка арткан — 3266 сабый дөньяга аваз салган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100