news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариягә очраган «Лада» автомобиле тимер өеменә әверелгән

12нче модельле «Лада» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе каршылыкка килеп бәрелгән һәм машинасының уң ягы белән металл киртәгә ышкылып барган.

Татарстанда авариягә очраган «Лада» автомобиле тимер өеменә әверелгән

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанның Биектау районында «Лада» машинасы каршылыкка бәрелгәннән соң тимер өеменә әйләнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итә.

Агентлыкка билгеле булганча, бүген иртәнге дүрттә М-7 автомобиль юлының 818нче километрында – республиканың Биектау районында юл-транспорт һәлакәте булган.

12нче модельле «Лада» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе каршылыкка килеп бәрелгән һәм машинасының уң ягы белән металл киртәгә ышкылып барган. Авария нәтиҗәсендә шофер зыян күргән.


news_right_1
news_right_2
news_bot