Ерткычларча җазалап үтерү эше буенча дүрт казанлыны хөкем итәчәкләр

Прокуратура гаепләү карарын кабул иткәннән соң, җинаять эше Татарстанның Югары судына тапшырылган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Казанда ерткычларча җәзалап үтерелгән ир-ат турындагы җинаять эшен судка җибәрде, дип хәбәр итә республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Катнашу роленә һәм дәрәҗәсенә карап, дүрт ир-ат «Үтерү», «Кеше урлау», «Паспорт урлау», «Янап акча алу» маддәләре буенча җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2015 – 2016 елларда гаепләнүчеләрнең икесе, физик көч куланып, берничә тапкыр Казанның Киров районы җирлегендә рөхсәтсез наркотиклар сатуда гаепләп, бер кешедән 50 мең сум акча тартып алган. 2016 елның мартында, таләп иткән сумманы бирүдән баш тартканга, алар бу кешене кыйнап, аның паспортын урлаган.

2016 елның 19 июлендә шулар ук “бурычлыны” эзләп, аның белән бергә яшәгән хатын янына килә. Хатынны, көч кулланып, машинага утырталар һәм аның гражданлык никахында торган ирен эзли башлыйлар.

Әлеге “бурычлы” ир-атны алар, имеш, дусты белән 2014 елда гаепләнүчеләрнең берсенең хатынын кыйнаган, дип гаеплиләр. Нәтиҗәдә, ир-ат гаебен танымый һәм моны танышы эшләгәнлеген әйтә, анысын шул ук көнне җинаятьчеләр Казанның Киров районындагы “Аккош” күлендә каты металл әйбер белән кыйныйлар. Бер тәүләк узгач, алган җәрәхәтләрдән ул хастаханәдә үлә.

Җинаятьчеләр тикшерүдән кача һәм аларны федераль эзләүгә бирәләр. 2016 елның августында аларның берсе кулга алына, бер ай узгач, калган өчесе тоткарлана. Тикшерү вакытында алар сак астына алына.

Прокуратура гаепләү карарын кабул иткәннән соң, җинаять эше Татарстанның Югары судына тапшырылган.