Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районында 500 түк печән белән склад янып беткән
Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

(Кукмара, 12 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Бүген, төнлә Кукмараның Олыяз авылында янгын чыккан. 500 түк печән белән склад янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару бүлеге хәбәр итә.
12 июнь көнне 01:17 сәгатьтә 117нче янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына Кукмара районының Олыяз авылында печән склады януы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә печән салынган складны ут камап алган була.
Склад түбәсе җимерелә. Янгын нәтиҗәсендә 720 квадрат метр мәйданда печән склады һәм 500 түк печән кара күмергә әйләнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз