news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда газ цистернасы шартлаган, бер кеше һәлак

Шартлау Северо-Западная урамында урнашкан газ тарату станциясендә булган.

Казанда газ цистернасы шартлаган, бер кеше һәлак

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда Северо-Западная урамында урнашкан газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлаган. Бер кеше һәлак, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә шаһитләр язганча, шартлаудан соң зур янгын чыккан, ул берничә километр ераклыктан да күренә.

Шартлау сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт урынында янгын сүндерү машиналары һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100