news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд мәктәптә атыш оештырган казанлыны ике айга тикшерү изоляторына җибәрде

Тикшерү ачыклаганча, гаепләнүче ким дигәндә 17 тапкыр аткан.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның Совет районы судында кичә Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза чарасы сайланды. Һөҗүм нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды. Тагын 23 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Зыян күрүчеләрнең күбесе авыр хәлдә.

Суд залына күмәк үтерүдә гаепләнүче ныклы адымнар белән керде, матбугат һәм закон вәкилләреннән битен яшермәде. Журналистларның ул үз гаебен таныймы яки үзен Аллаһ дип саныймы дигән сорауларын, игътибарсыз калдырды, шул ук вакытта үзен тыныч тота. Массакүләм мәгълүмат чараларының кайбер вәкилләренә хәтта Галәвиев битлек астыннан елмая кебек тоелды. Ә менә судьяның сорауларына кыска һәм төгәл җавап бирде. Аннан, тикшерү тәкъдим иткән җәза чарасына каршы килмисенме, дип сорагач, Галәвиев барысына да риза, дип җавап бирде.

Тикшерүче эш материалларын укый башлады, ачыкланганча, гаепләнүче ким дигәндә 17 тапкыр аткан.

Судья киңәшмә бүлмәсенә кереп китте, ләкин берничә минуттан кире чыктыы. Суд карары белән Галәвиев ике айга тикшерү изоляторына җибәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100