news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция Чаллыда теракт турында ялган хәбәр җиткергән ир-атны тоткарлаган

Исерек ир-ат 13, 48 һәм 50нче мәктәпләрдә шартлаткыч җайланма куелуы турында хәбәр иткән.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Полиция  Чаллы мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелуы турында ялган шалтырату ясаган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичке сәгать тугызда 13, 48 һәм 50нче мәктәпләрдә шартлаткыч җайланма куелуы турында хәбәр килгән.

Мәгариф учреждениеләре янына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Куркынычсызлык федераль хезмәте, полиция хезмәткәрләре, шул исәптә кинологлар да килде. Һәр бинаны җентекләп тикшерделәр. Шартлау турындагы мәгълүмат расланмады.

«Теракт турында ялган хәбәр өчен исерек ир-ат тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — диде чыганак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100