news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә атыш оештырган казанлыны судка китерделәр

Атыш фактына карата «Үтерү» маддәсе буенча җинать эше кузгатылган.

Мәктәптә атыш оештырган казанлыны судка китерделәр

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Совет судына мәктәптә атыш оештыручы 19 яшьлек Илназ Галәвиевны китерделәр.

Суд процессында Татарстан прокуроры урынбасары Алексей Заика катнаша. Ул тикшерүченең үтенечен хупларга ниятли.

Кичә ул, мылтык алып, 175нче гимназиягә кергән.

Гимназия каршында кораллы бер егетне күреп, вахтёр ишекләрне япкан һәм хәвеф төймәсенә баскан. Ләкин Галәвиев пыяла ишеккә ата, бинага керә, аннары хатынны яралый. Бу вакытта мәктәп директоры хәбәр итү системасы буенча укытучыларны һәм укучыларны куркыныч турында кисәтергә өлгергән.

Мәктәпкә кергәч, Галәвиев дежур укытучыга аткан. Беренче кабинет янында ул шартлаткыч җайланманы шартлаткан. Аннары ул икенче катка менгән һәм беренче ачык кабинетка кергән. Анда ул инглиз теле укытучысына, ә аннары балаларга ата башлый.

Ул мәктәп укучыларын әсирлеккә алырга тырышып караган. Бу вакытта ике бала тәрәзәдән сикерә һәм һәлак була.

Шул вакытта гимназия янына ашыгыч хезмәтләр килде. Патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре Галәвиевны тоткарлады.

Атыш фактына карата «Үтерү» маддәсе буенча җинать эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100