news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда McDonald's рестораныннан кешеләрне эвакуацияләделәр

Ресторанда хуҗасыз пакет табылган.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанда McDonald's рестораныннан кешеләрне эвакуацияләделәр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә, бу хәл бүген кичке тугызга якын Мамадыш трактындагы McDonald's ресторанында булган.

Шаһитлар, кечкенә генә кәгазь пакетны күреп, полицейскийларны чакырталар. Персоналһәм кафе кунаклары кафедан тиз арада чыгып китә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗасыз пакет турында сигнал кергән McDonald ' s рестораны 175-нче номерлы гимназиядән ерак түгел урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot