news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүнең җиденче очрагы расланды

Узган тәүлектә республикада 71 яңа коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 165 кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан.

 Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүнең җиденче очрагы расланды

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең җиденче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул Чаллыда 1968 елда туган кеше. Пациент 29 апрельдә Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. 4 майда 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Анда ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы була», - диде Галимова.

Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, 6 майда ир-ат үпкәләрне ясалма җилләтү - ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Ир-атның хроник авырулары булган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 71 яңа очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 165 кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан. Диагностикалау чорында 640 татарстанлы коронавирус инфекциясеннән дәваланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100