Чаллыда яшәүче елгадан хәрби граната чыгарган

Орловка бистәсендә яшәүче Мәләкәс елгасы төбендә хәрби граната тапкан.

(Казан, 12 май «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче елгадан хәрби граната чыгарган. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Орловка бистәсендә яшәүче Мәләкәс елгасы төбен металл әйберләрне эзләү өчен кулланыла торган магнитлы корылма белән тикшергән. Ир-ат елга төбеннән Ф-1 хәрби гранатасын тартып чыгарган.

Чаллыда яшәүче табылдык турында полициягә хәбәр иткән. Урынга саперлар килгән һәм хәрби гранатаны алганнар. Белгечләр гранатаның кабызгычы булмавын ачыклаган.