Башкортстанда кош гриппы белән зарарланган 12 тонна күркә ите табылган

Башкортстанга Ростов өлкәсеннән кайтарылган күркә итендә кош гриппы табылган. Әлеге 12 тонна күркә ите “Евродон” компаниясендә җитештерелгән булган.

(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Башкортстанга Ростов өлкәсеннән кайтарылган күркә итендә кош гриппы табылган. Әлеге 12 тонна күркә ите “Евродон” компаниясендә җитештерелгән булган.

Башкортстаннан тыш күркә ите Татарстанга, Удмуртиягә һәм Чувашиягә дә кайтарылган булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына Башкортстанның ветеринария идарәсе җитәкчесе – баш дәүләт ветеринар инспекторы Вәкил Буранбаев хәбәр иткән.

“Без Мәскәүдән ашыгыч хәбәр алдык. Анда Ростов өлкәсендәге “Евродон” кошчылык комплексында кош гриппы табылуы һәм күркәләрне бетерү процессы баруы әйтелгән. Безнең республикага шундый күркә ите керү-кермәвен тикшерү кирәклеге җиткерелгән иде, - дип аңлаткан Вәкил Буранбаев. – Аннан ит өч сәүдә ноктасына килгән, тикшерү үткәрдек, чынлап та кош гриппы вирусы табылды. Барлык ит алынды, хәзер аны ничек юк итү бурычы тора. Әлегә барлык районнарда тикшерү эшләре бара, бу 12 тонна иттән кала тагын булырмы, тикшерәбез”, - дип өстәгән ул.