news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Лаеш районында торак йортны яшен суккан

Зыян күрүчеләр юк

  (Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Лаеш районының бер авылында кирпеч йортны яшен сугудан, аның түбәсе яна башлаган, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

13.45 сәгатьтә 112 телефоны буенча Лаеш районының Александровка авылында Яшьләр урамында яшен сугудан торак йортның түбәсе яна башлавы турында хәбәр килгән. 10 миннуттан янгын сүндерүчеләр һәлакәт урынына килеп җиткән.

 40 кв метрга таралган янгын 14.10 сәгатьтә сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Искәртеп үтик: Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 12 майда көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 23-28 м/с-ка (Казанда - 20-25 м/с) җитәргә мөмкин.

Фотосурәт "vk.com" социаль челтәрендә Рәмис Нуриев битеннән алынды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot