news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән

1948 елда туган хатын-кыз инфекция корбаны булган.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын бер кеше үлгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә ведомство хәбәрендә.

1948 елда туган хатын-кыз инфекция корбаны булган. Татарстанда 2021 елның 12 апреленә яңа коронавирус инфекциясеннән барлыгы 439 кеше үлгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot