news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сокурыда җиңел машина өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән, җәяүле хастаханәдә үлгән

83 яшьлек ир-ат тиеш булмаган урыннан юл аркылы чыга торган булган.

Сокурыда җиңел машина өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән, җәяүле хастаханәдә үлгән

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лаеш районының Сокуры бистәсендә җиңел машина өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән, җәяүле хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авария бүген көндезге өченче яртыда булган. Ачыкланганча, Nissan җиңел автомобиле тиешле булмаган урыннан юл аркылы чыгып бара торган ир-атны бәрдергән.

«Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килде, алар зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә алып китте. Тик өлкән яшьтәге ир-атны коткарып кала алмаганнар — ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә», - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100