news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Төркия белән авиаэлемтәне туктатып тора

Чара ай ярым дәвамында гамәлдә булачак.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россия бу илдә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле, Төркиягә чартер рейсларын туктатачак. Бу хакта РИА Новости үз чыганагы хәбәр итә.

Чара ай ярым дәвамында гамәлдә булачак. Әңгәмәдәш даими пассажирлар йөртү рейсларына яңа чикләү кагылачакмы икәнлеге турында әйтмәгән.

РБК чыганагы хәбәр иткәнчә, туристларны илдән эвакуацияләү әлегә планлаштырылмый, хәзер сүз россиялеләрне планлы рәвештә чыгару турында бара.

Берничә атна дәвамында Төркиядә Covid-19 инфекциясе очракларының саны арта бара. Әгәр март урталарында ил хакимияте алты меңнән сигез меңгә кадәр авыруны теркәгән булса, апрель башыннан бу сан 56 меңгә җиткән. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, нәкъ менә Россиягә кертелгән SARS-CoV-2 штаммының иң күбе шушы илдән булган.

Элегрәк РИА Новости чыганагы хәзер илдә 25-30 меңгә якын россияле ял итүен хәбәр иткән иде.

Узган ел Төркиягә Россия 2,1 миллион кеше килгән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән өч тапкыр кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100