news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда югалган балыкчы мәетен тапканнар

Ир-ат Миллениум күпере янында балык тоткан.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Казанда коткаручылар боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат Миллениум күпере янында балык тоткан. Казансу елгасында боз астына киткән балыкчыны водолазлар да эзләде.

Балыкчының мәетен ярдан 30 метр ераклыкта дүрт метр тирәнлектә табып алалар. Ир-атка 45 яшь була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100