news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дүрт автомобиль катнашындагы һәлакәттә ике олы кеше һәм бала зыян күргән

Авария китереп чыгарган җиңел машина йөртүчесенең исерек булган.

Казанда дүрт автомобиль катнашындагы һәлакәттә ике олы кеше һәм бала зыян күргән

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ике олы кеше һәм бер бала Казанда авариягә юлыккан. Юл-транспорт һәлакәте Гвардия урамында дүрт автомобиль катнашында килеп чыккан. 

«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария бүген 16.16 сәгатьтә Гвардия урамында «Сирень» кафесы каршында булган. Башта зур тизлек белән килгән KIA автомобиле Toyota, аннан соң Daewoo җиңел машиналарына бәрелә. Шуннан соң ахыргы машина көчле бәрелүдән Mazda автомобиленә барып төртелә.

«Авариядә Daewoo машинасындагы өч кеше —йөртүче һәм ике пассажир, шул исәптән балигъ булмаган бала төрле тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүчеләрне хастаханәләргә алып киткәннәр. Беренчел мәгълүмат буенча, KIA шоферы исерек хәлдә руль артында утырган», - диделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Урында автоинспекторлар эшли. Бу хәлнең шартлары билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100