Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда биш катлы йортта янгын чыккан, фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар
Янгын ГЭС бистәсенең Муса Җәлил проспектындагы торак йортта чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллының ГЭС бистәсендә Муса Җәлил проспектындагы бер торак йортта янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, шул хактагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген иртән килгән. Бишенче катта урнашкан бер фатирның аш бүлмәсенә ут капкан. Ут белән көрәшүчеләр 61 яшьлек ир-атны урамга алып чыккан. Берничә минуттан соң янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән.
Яну продуктлары белән агуланган фатир хуҗасын шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз