420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда төзек булмаган мич аркасында чыккан янгында йорт хуҗасы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 2.23 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Тәберле Чаллысы авылында Тельман урамында олы яшьтәге кеше яши торган торак йорт януы турында хәбәр алынган. Хуҗаның йорт эчендә булу мөмкинлеген әйткәннәр.
Урынга 128нче янгын часте хезмәткәрләре барган. Бер сәгатьтән соң янгын сүндерелгән. Янгында йортның 85 яшьлек хуҗасы һәлак булган.
Янгын мәйданы 36 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига мич һәм төтен чыгу юлының дөрес урнаштырылмавы һәм төзек булмавы аркасында булган.