news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенкога өй аресты билгеләде

Ул дәүләт контрактлары белән бәйле күп миллионлы махинацияләрдә шикләнелә.

Суд Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенкога өй аресты билгеләде
Алинә Фәйзрахманова

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова) Суд Татарстан Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенконы өй арестына җибәрде. Аны хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануда һәм 56,7 млн сум акча туздыруда гаеплиләр.

Тикшерү фаразы буенча, 2013-2019 елларда Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Спецлаб-Казан» һәм «Куркынычсызлык территориясе» фирмалары белән дәүләт контрактлары төзегән. Предприятиеләр халыкка хәбәр итү системасын урнаштыру буенча монтаж эшләрен башкарырга тиеш булган. Контракт бәясе 56,7 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Әмма эш җитди җитешсезлекләр белән башкарылган. Шуңа да карамастан, министр урынбасары һәм аның белән килешүдә булган ачыкланмаган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшне кабул иткән. Нәтиҗәдә, хәбәр итү сиреналарын монтажлау техник биремне бозып башкарылган, ә шуңа бирелгән акчалар үзләштерелгән.

Степущенконы ике көн элек тоткарлыйлар һәм вакытлыча тоту изоляторына китерәләр. Министр урынбасарына «Вәкаләтләрдән явызларча файдалану» һәм «Акча үзләштерү яки туздыру» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Бүген тикшерүче Степущенконы сак астына алу турында үтенеч биргән. Прокуратура тикшерү үтенечен хуплаган.

Министр урынбасарының адвокаты гаепләү таләпләре белән килешмичә, судтан Степущенконы сак астына алмауны үтенде. Министр урынбасары, хатыны күрсәтмәләр биргәндә, елады.

Суд аны 10 майга кадәр өй арестына җибәрергә карар чыгарды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100