news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүгә оча торган самолет пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казанга төшкән

Пассажирны шәһәр хастаханәләренең берсенә салганнар.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кичке сәгать җиденче яртыда Казан аэропортына Бөгелмә — Мәскәү рейсы самолеты мәҗбүри рәвештә төшеп утырган.

Сәбәбе – самолетта очканда бер пассажирның хәле начарланып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Казанда мәҗбүри төшеп утырган самолет пассажирының Мәскәүдә яшәүче 48 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган.

«Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин агентлыкка пассажирларны Казанның бер хастаханәсенә озатканнарын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100