news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручылар Татарстанда мотоциклда боз астына төшеп киткән ике балыкчыга ярдәм иткән

61 һәм 62 яшьлек ир-атларны, һава мендәрендәге суднода яр буена алып чыгып, «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырганнар.

Коткаручылар Татарстанда мотоциклда боз астына төшеп киткән ике балыкчыга ярдәм иткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар Татарстанда мотоциклда боз астына төшеп киткән ике балыкчыга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 5.47 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистайдан ерак түгел дамба янында яр буеннан 120 метр эчтә ике ир-атның кулдан ясалган мотоциклда боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән.

Балыкчыларга Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ярдәмгә килгән. 61 һәм 62 яшьлек ир-атларны, һава мендәрендәге суднода яр буена алып чыгып, «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100