news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Бердәмлек» газетасы журналисты Алия Арсланова вафат

Журналист туган авылы — Яңа Ярмәк авылында иртәгә җирләнәчәк.

Самараның «Бердәмлек» газетасы журналисты Алия Арсланова вафат

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген төнлә озак авырудан соң «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы Алия Арсланова вафат булган.

«Алиягә узган ел апрельдә 40 яшь тулган иде. „Бердәмлек“ газетасында алты еллап эшләде. Арабыздан киткәненә әле дә ышана алмыйбыз. Алия үз эшенең остасы, барлык темага да яза, бөтен рубриканы алып бара иде. Ире, ике баласы — кызы һәм улы калды. Алия Яңа ел алдыннан хастаханәгә эләкте, өченче гыйнвардан бирле реанимациядә ятты», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәмлек» газетасы журналисты Эльмира Сәйфуллина.

Эльмира ханым әйтүенчә, бу Самараның киң җәмәгатьчелеге өчен зур югалту. «Гадел, искиткеч кеше иде. Бөтен Самара татарлары өчен зур югалту. Аны белмәгән кеше булмагандыр. Ул иртәгә, 13 февральдә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнәчәк», — дип сөйләде ул.

«Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Алия ханымның туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Олы йөрәкле, милли җанлы хезмәттәшебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын. Татар милләте өчен көчен аямыйча хезмәт итүе барлык татар кешеләренең күңелендә якты истәлек булып сакланыр», — диде Эльмира Сәйфуллина Самара татарлары исеменнән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100