news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була

Үлем белән тәмамланган авария кичә Җиңү проспекты буенча 26 б номерлы йорт каршында төн уртасында булды.

Төнлә Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була
очевидцы

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә 23.41 сәгатьтә Җиңү проспекты буенча 26б номерлы йорт каршында булды. «Фольксваген»ның 20 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарәне үти алмаган, юлдан чыгып киткән һәм баганага бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 19 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100