news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче гаиләне дүрт баласын, шул исәптән яңа туган сабыйны кыйнауда гаеплиләр

Төпчек баланы гаиләдән алганнар, ә өч олы баланы үз әтиләренә тапшырганнар.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яшәүче гаиләне баларын вәхшиләрчә кыйнауда гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү фаразлаганча, узган елның декабреннән бирле 33 яшьлек хатын һәм аның белән яшәгән 25 яшьлек ир-егет даими рәвештә хатынның беренче никахыннан туган өч олы баланы (15, 11 һәм 7 яшьлек) һәм үзенең яңа туган сабыен кыйнаган.

Балаларны мыскыллау турында бу гаиләнең күршеләре сөйләгән. Яңа туган баланы гаиләдән алганнар, ә өч олы баланы үз әтиләренә тапшырганнар.

«Газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләргә җәза билгеләү хәл ителә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100