news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шартлаткыч куелу хәбәре сәбәпле Екатеринбургта 90нан артык мәктәп эвакуацияләнгән

Мәктәпләрнең күбесендә балаларны өйләренә озатканнар.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Екатеринбургта шартлаткыч куелу турындагы хәбәр аркасында 90нан артык мәктәп эвакуацияләнгән. Бу хакта Екатеринбург хакимияте мәгариф департаменты матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Барлыгы 93 белем бирү учреждениесеннән барлык укучылар һәм хезмәткәрләр чыгарылган. Мондый хәбәрләр алган мәктәпләрнең күбесендә балаларны өйләренә озатканнар инде. Шәһәрдә барлыгы 160тан артык мәктәп бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot