news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина 5 яшьлек баланы автомобильгә утырганда бәрдергән

Авария кичә Адоратский урамында кичке җиденче яртыда булган.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария кичә Казанда Адоратский урамында кичке җиденче яртыда булган. Беренче мәгълүматлар буенча, «Лада» руле артында 19 яшьлек кыз утырган булган, ул зур тизлек белән идарә итүне үти алмыйча, Kia автомобиленә утырган вакытта 5 яшьлек ир баланы бәрдергән.

Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ» га әйтүләренчә, малай әбисе белән бергә автомобильгә утыра торган булган. Аның әнисе бу вакытта Kia руле артында булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә баланың сул боты җәрәхәтләнгән. Аңа ашыгыч ярдәм табиблары урында медицина ярдәме күрсәткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot