news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үлем һәлакәтләре булган куркыныч юллар бетереләчәк

Трассаларда авария хәлендәге урыннарны бетерү эшләрен 2020 елның 1 июленә төгәлләргә планлаштыралар.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстанда җәйгә үлем-китем һәлакәтләре булган куркыныч юл участоклары бетереләчәк. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинеты порталында басылып чыкты.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Идел-Нократ һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына уртак көч белән юлларның куркыныч участокларын, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны һәм һәлакәтләр булган трасса участокларын бетерү буенча чаралар эшләү йөкләнде.

Документ нигезендә, куркыныч кишәрлекләрне ликвидацияләү буенча чаралар 2020 елның 1 июленә төгәлләнергә тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100