news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәхси мунчада чыккан янгынны берничә минутта сүндергәннәр

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Казанда шәхси мунчада чыккан янгынны берничә минутта сүндергәннәр
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ут белән көрәшүчеләр Казанда шәхси мунчада чыккан янгынны санаулы минутларда сүндергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 10.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына Глазунов урамында шәхси мунча януы хакында хәбәр килгән. Урында ачыкланганча, ялкын телләре 6 квадрат метр мәйданда түшәмне ялмап алган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны берничә минутта сүндергән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot