news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда исерек машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше зыян күргән

Осиново бистәсендә Гагарин урамында 15нче модель «Лада» һәм «Чери Тигго» бәрелешкән.

Казанда исерек машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше зыян күргән

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Исерек шофер Казан янында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше зыян күргән. Бу хакта агентлыкка авария шаһитлары хәбәр итте.

Осиново бистәсендә Гагарин урамында 15нче модель «Лада» һәм «Чери Тигго» бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренә караганда, машина йөртүче исерек булган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га Осиновода бу юл-транспорт һәлакәте булуын расладылар. Анда ике кеше зыян күргән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының башлангыч мәгълүматлары буенча, «Чери» машина йөртүчесе рульгә исерек килеш утырган.

Шаһитлар ир медицина тикшерүен узу тәкъдименә мәгънәсе юк, дип җавап биргәнлеген әйтте, чөнки ул исерек булуын таныган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100