Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Боз өстендә калган өч балыкчыны коткарганнар
Юка бозга чыккан өчен ир-атларга штраф түләргә туры киләчәк.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Идел елгасының Кама Тамагы торак пункты янында балыкчыларның бәлагә таруы турында хәбәр бүген көндез килгән.
Өч балыкчы ярдан 300 метр ераклыкта бозда калган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Ир-атларның берсе ярга үзе чыгырга тырышса да, боз ватылып, суга төшеп киткән. Аны янындагы ике балыкчы коткарып калган.
Балыкчыларны коткаручылар ярга чыгарган. Ир-атлар медицина ярдәменнән баш тарткан. Ике балыкчы Мари Элдан, берсе-Югары Ослан кешесе.
Юка бозга чыккан өчен ир-атларга штраф түләргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз