news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй янында микроавтобус 12 яшьлек үсмерне бәрдергән, кыз бала шунда ук үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Зәй-Сухарево трассасының 14нче чакрымында булган.

Зәй янында микроавтобус 12 яшьлек үсмерне бәрдергән, кыз бала шунда ук үлгән
соцсети

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Зәй янында микроавтобус 12 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Зәй-Сухарево трассасының 14нче чакрымында «Мерседес – Бенц Вито» шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, «зебра» җәяүлеләр юлыннан йөгереп чыгып килгән укучы кызны уздырмыйча, бәрдереп киткән.

Кыз бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100