news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янган электр щитлары аркасында Казанда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Подъездда баскыч мәйданнарында дүртенче каттан тугызынчы катка кадәр электр щитлары янган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Подъездда янган электр щитлары аркасында Казанда Мәүлетов урамындагы йортларның берсеннән кешеләргә эвакуацияләргә туры килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәүләтов урамындагы 17а йорты подъездында төтен чыгу турында хәбәр кичә төнге сәгать унберенчедә килгән. Дүртенче каттан тугызынчы катка кадәр электр щитлары янган.

Янгын сүндерүчеләр икенче категория буенча урынга бара. Алар килгән вакытта әлеге подъезддагы фатирлардан 30 кеше урамга чыккан булган. Ярты сәгатьтән соң янгын сүндерелгән.

Хәзерге вакытта подъезд җилләтелә, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100