Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наркотиклар, психотроп матдәләргә бәйле җинаятьләр буенча 10 көндә 21 җинаять эше кузгатылган
Законсыз әйләнештән алынганнарының арада аеруча зур күләмдәгеләре – марихуана һәм гашиш
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Узып барган елның соңгы аеның беренче ункөнлегендә Татарстанда, наркотик, психотроп һәм көчле тәэсир итә торган матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле рәвештә, 26 җинаять буенча 21 җинаять эше кузгатылган, төп маддәләре – РФ Җинаять кодексының 228 (наркотикларны законсыз саклау), 228.1 (наркотикларны законсыз сату) һәм 232 (притон оештыру һәм тоту). “Ышаныч телефоны” аша гражданнардан андый матдәләр мәсьәләсе нисбәтеннән Россия наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә тагын 57 хәбәр кабул итеп алынган; 45 административ протокол төзелгән.
1-10 декабрьда 2 килограмм наркотик, психотроп һәм көчле тәэсир итә торган матдә законсыз әйләнештән алынган, арада аеруча зур күләмдәгеләре – марихуана һәм гашиш.
Россия наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белешмә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз