news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янындагы Орел авылы янында ял базасында бакча йортларына ут капкан

«Дубрава» ял базасында өч бакча йорты янган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Лаеш районының Орел авылы янында урнашкан «Дубрава» ял базасында өч бакча йортының януы турында хәбәр көндезге сәгать икедә 101нче янгын сагы номерына алынган. Янгынның якынча мәйданы 200 кв.метр тәшкил иткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ут күршедәге йортларга күчәргә мөмкин булуын күргән. Алар Иделгә мотопомпа урнаштырып, янгынны сүндерергә керешкән. Биредә кешеләр зыян күрмәгән, янгын чыгу сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

17.49 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр гомуми мәйданы 250 квадрат метр булган янгынны тулысынча сүндергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot