news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ Казанда ике яшьлек баланы бәрдергән шоферны эзли

Машина йөртүче баланы бәрдергәч, шунда ук юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап китә.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). ЮХИДИ Казанда ике яшьлек баланы бәрдергән шоферны эзли. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә кич белән Адоратский урамындагы ишегалдында чит ил автомобиле руле артында утырган билгесез машина йөртүче ике яшьлек баланы бәрдерә, шуннан соң ук юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап китә.

Һәлакәттә баланың аягы имгәнгән.

Казан дәүләт автоинспекциясе бу очрак шаһитларыннан (843) 5 333 819 яки (843) 5 333 848 телефонына мөрәҗәгать итүләрен сорый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100