news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярты гасыр чамасы премьер-министр булып эшләгән Бәһрәйн принцы вафат

Хәлифә бән Сәлмән әл-Хәлифә - премьер-министр вазифасында дөньяда иң озак эшләүчеләрнең берсе.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бәһрәйн премьер-министры принц Хәлифә бән Сәлмән әл-Хәлифә 84 яшендә вафат булган. Бу хакта Associated Press агентлыгына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.

Премьер-министр булып ул 1970 елның гыйнварында билгеләнә. Шулай итеп, принц премьер-министр вазифасында дөньяда иң озак эшләүчеләрнең берсе булды.

Агентлык хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта Бәһрәйн премьеры АКШта дәваланган.

Бәһрәйндә премьерны король билгели, моның өчен парламент тарафыннан хуплау кирәкми. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100