news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары вафат

Казан мэриясе мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары вафат
vk.tatarstan.ru

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Шамил Ханнанов вафат булган. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Казан шәһәре мэриясе, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Ханнанов Шамил Камил улының арабыздан китүенә бәйле, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелә хәбәрдә.

Шамил Ханнановка 64 яшь иде, аның үлеменең сәбәбе әйтелмәгән.


Шамил Ханнанов 1956 елның 19 декабрендә туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot