news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай рельс буенча барган өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан

Һәлакәт бүген кичке сәгать биштә Даурия урамында булган.

Казанда трамвай рельс буенча барган өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда трамвай рельс буенча барган өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте бүген 16.29 сәгатьтә Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган. 70 яшьлек хатын-кыз трамвай тәгәрмәче астына эләккән. Җәяүле имгәнүләрдән һәлакәт урынында үлгән.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз юлда йөрү кагыйдәләрен бозып, трамвай юлы буенча барган. Фаҗига сәбәпләрен ачыкларга кирәк», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot