news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда иномарка белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән

Һәлакәттә автомобильләр каты җимерелгән, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

Чаллыда иномарка белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән

(Чаллы, 11 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы алдыннан бара торган чит ил автомобиленә бәрелгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Яр Чаллы проспектында Орловка чиркәве тирәсендә булган.

Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, машиналар бәрелешүгә «Лифан» автомобиле йөртүчесенең кинәт тормозга басуы сәбәп булырга мөмкин.

Һәлакәттә автомобильләр каты җимерелгән, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot