news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә 16 яшьлек кыз бала югалган

Үсмер югалган көнне үк кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бөгелмәдә 16 яшьлек кыз бала югалган
Эчке эшләр министрлыгы

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә 16 яшьлек кызны туганнары һәм полиция эзли. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә Бөгелмәдә 16 яшьлек Латыйпова Лилия Фәнис кызы югалган. 10 ноябрьдә ул билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм бүтән күренмәгән. Шул ук көнне кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кызның буе 160 сантиметр тирәсе, аксыл чәчле, күзләре зәңгәр. Ул кара куртка һәм кара джинса чалбар кигән, аякларында кара кроссовкалар, диелгән хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot