Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба һәм Кукмара районы җиңел машиналары Балтач җирендә бәрелешеп, һәлакәт фаҗигале тәмамланган
Ноябрьнең 10 көнендә транспорт һәлакәтләре 11 кешенең башына җиткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген иртәнге 9 нчы 20 минутта Балтач районы Норма – Бөрбаш юлында, Пүскән авылы борылышына җиткәндә, "Рено" һәм "ВАЗ 2112" җиӊел машиналары бәрелешкән.
Туктап бетә язган машинага бозлавыкта Бөрбаш ягыннан килә торганы икенчесенә килеп керә. Нәтиҗәдә, "Рено" юлдан төшеп каплана. Руль артында артында утырган 1968 елгы хатын-кыз җәрәхәтләре, имгәнүләреннән һәлак була, янында утырган пассажирның да тәне җәрәхәтләнә. "ВАЗ 2112" белән идарә итүче һәм аның пассажиры үзәк хастаханәгә озатыла.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Балтачның “Хезмәт” газетасы.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган статистик мәгълүмат буенча, ноябрьнең 10 көнендә республикада, транспорт һәлакәтенә юлыгып, 11 кеше исәннәр арасыннан сызып ташланган, 146сы җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән, шул исәптән һәлак булучыларның 2се, тән казасына дучар ителүчеләрнең 59ы Казанда бәлагә тарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз