news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда түбәсенә әйләнеп капланган машинаның йөртүчесе имгәнүдән үлгән

Машина йөртүченең мәетен машинадан берничә матр ераклыкта юл кырыенда тапканнар.

Татарстанда түбәсенә әйләнеп капланган машинаның йөртүчесе имгәнүдән үлгән

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич Татарстанның Нурлат районы Рус Богдашкиносы авылында һәлакәт булган. Машина йөртүче Нурлат ягына таба хәрәкәт иткән. Якынча мәгълүматлар буенча ул машина белән идарә итә алмаган, автомобиль түбәсенә әйләнеп капланган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, машина йөртүченең мәетен машинадан берничә метр ераклыкта юл кырыенда тапканнар. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат автомобиль салоныннан чыгарга өлгергән, әмма алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot