news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә автомобиль янган

Һәлакәт аркасында унынчы модельле «Лада» автомобиле янып беткән.

Казан үзәгендә автомобиль янган
скриншот видео

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Казан үзәгендә ут капкан автомобильне видеога төшергәннәр. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты.

«Бүген 10.41 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Роторная урамында автомобиль януы турында хәбәр килде», – дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Беренче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре унынчы модельле «Лада» автомобиленең моторында ут чыгуын ачыклаган.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгын 2 кв.метр мәйданга зыян китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot