news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда янгыннан унбер кешене коткарганнар

Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе ачыклана.

Чаллыда янгыннан унбер кешене коткарганнар
соцсети

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Яр Чаллыда торак йортта чыккан янгыннан унбер кешене коткардылар. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген 17.37 сәгатьтә 112 номерына Тынычлык проспектында торак йорт януы турында хәбәр килде", – диделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын урынына № 54, № 55 һәм 56 янгын сүндерү хезмәткәрләре килде. Фатир хуҗалары (ир-ат һәм хатын-кыз) үзләре урамга чыга алган. Аларны хастаханәгә китерәләр.

Югары катларда яшәүчеләргә ярдәм кирәк булган. Янгын сүндерүчеләр битлекләр ярдәмендә йорттан алты кешене (шул исәптән ике бала) чыгара.

Янгын мәйданы 11 кв.метр тәшкил иткән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot