news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салучы Рәшит Абдеев вафат

Россия мөфтие Равил Гайнетдин мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салучы Рәшит Абдеев вафат
https://www.muslim.ru

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салган Рәшит Абдеев вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклаша. Рәшит Абдеевкка 66 яшь булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Рәшит Абдеев Чита шәһәре һәм бөтен Байкал аръягы крае мөселман җәмгыятенең рухи яңарышы чыганагы булды. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Чита һәм Байкал аръягы краеның хәзерге заман ислам җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булган Рәшит Абдеевның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам», — ди ул.

Равил Гайнетдин сүзләренчә, Рәшит Фредман улы күп еллар дәвамында Чита шәһәре, шулай ук Байкал аръягы төбәгенең полиэтник һәм төрле дин тотучы халкына фидакарь хезмәт иткән. «Ул җәмгыятьтә мәдәниятара балансны саклауның мөһимлеген тоеп, хакимият органнары, крайның башка дини оешмалары, фәнни-академик берләшмәләре белән эшне оста итеп корды», — ди ул.

«Озак вакытлар уРәшит Абдеев Чита шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасын җитәкләде, мәдрәсәнең чишмә башында торды. Рәшит Абдеевның арабыздан китүе — Чита һәм бөтен Байкал аръягы төбәге мөселманнары өчен гаять зур югалту. Аллаһ аны рәхмәтеннән ташламас», — диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100